Заря
  • Рус Тат
  • Грипптан ничек

    Көннәр кинәт суытып җибәрде. Без моңа әле һич тә әзер түгел, ел да була торган әбиләр чуагын, көз көне генә күзәтелгән тын, тымызык көннәрне көтә-көтә, кышка да кереп барабызмыни соң? Коеп яуган, тәннәрне генә түгел, җаннарны да өшүгә салган туктаусыз яңгырлар салкын тию очракларының ешаюына китерде, борынга томау төшү, ютәлләү,...

    Грипп - шактый киң таралган авыру. Һәрбер кеше диярлек гомерендә бер тапкыр булса да грипп белән авырый. Язын һәм көзен инфекция аеруча да күпләп тарала, өстәвенә бу вирус алмашынып тора, ел саен диярлек аның яңа билгеләре ачыклана. Шуңа күрә дә әлеге чир медицина галимнәреннән тагын да нәтиҗәлерәк дәвалау өчен оператив тикшерүләрне таләп итә. Иң элек вирус белән кешенең сулыш системасы зарарлана, ул борын, авыз куышлыгына үтеп керә, соңрак кешенең канына килеп эләгә һәм шуның белән бергә югары температура рәвешендә интоксикация китереп чыгара. Гриппның инкубация чоры 2 сәгатьтән алып, 3 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин.

    Балалар әлеге чирне йоктыру буенча хәвеф төркеме булып торалар. Өлкәннәр кебек үк, балалар да грипп белән авырмый калмыйлар, шуның белән бергә 3 яшькә кадәр грипп аеруча да куркыныч тудыра.

    Грипп ни белән куркыныч соң?

    Аны вакытында һәм тулысынча дәваламаганда ул аянычлы өзлегүләргә китерергә мөмкин. Ул пневмония, ринит, отитны китереп чыгаруга сәбәп була ала. Шулай ук йөрәк өянәгенә китерүче йөрәк мускулларының ялкынсынуы белән дә хәвефле. Гриппны булдырмый калуның, саклану чараларының төрлесе бар, әлбәттә. Халык медицинасында төрледән-төрле рецептлар билгеле. Газета укучыларыбыз әлеге инфекциягә каршы нинди чаралар күрәләр, грипптан ничек сакланалар икән, шул хакта үзләреннән сорашыйк:

    Алия ханым:

    - Көннәр кинәт суытып җибәрү аркасында, күп кеше әле җылы киемнәрен кияргә дә өлгерми калды. "Салкын үзәккә үтә, балалар авырып китте" дигән зарлануларны еш ишетәсең. Мин үзем, мәсәлән, бераз хәлсезлек сизгән очракта имбирь тамырын кулланам, тамак авырта башласа, чәйгә салып эчәм. Гаиләбез белән кичен сарымсак, суган ашарга тырышабыз. Кечкенә улымны да һава торышына карап, салкын тимәслек итеп тиешенчә киендерергә тырышам. Лимон белән балны да иммунитетны яхшырталар дип саныйм.

    Әлфия ханым:

    - Аллага шөкер, грипп белән авырып, җәфаланганым юк. Чөнки күбесенчә үлән чәйләре эчәм, бөтнек, карлыган яфрагы, мәтрүшкә, гөлҗимешне кулланам. Җәй көне яфрагы белән бергә җир җиләге, юкә чәчәге, меңьяфрак, клевер җыям. Шуларның сихәтен күрәм. Балдан өзелмим, алма, лимонны күбрәк ашарга тырышам, иммунитетым көчле булуны яшьтән физик эш эшләү, саф һавада күбрәк булуга бәйледер дип уйлыйм. Организмны чыныктыру өчен эшкә күбесенчә җәяү йөрим, җәен чыклы үләндә яланаяк йөрергә яратам, салкын, яңгырлы көннәрдә киресенчә үземне яхшы хис итәм. Прививкаларга мин әлләни игътибар итмим, чөнки организмның чиргә карата үз реакциясе булырга тиеш дип саныйм.

    Азат әфәнде:

    - Физкультура һәм спортның ярдәме зур дип саныйм. Күбрәк җәяү йөрергә тырышам, ял көннәрендә берничә чакрымны йөгереп урап кайтам. "Грипп белән авырсаң, фәлән таблетканы эч тә, фәләнен сатып ал" дигән рекламаларга ышанып бетмим. Һәркайсы үзенең даруын мактый түгелме соң? Даруларны түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен рекламаларга кирәк. Дуслар, йөгерү, йөзү, чаңгыда йөрү белән шөгыльләнегез һәм шул чакта сезгә бернинди чир дә куркыныч булмас.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: