Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Тудыңмы – чиратка бас

Сентябрьдә районның мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә яңа сезон башлана. Барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре дә тиешле кагыйдәләр кысаларында эшлиләр, тик аларның да мәктәпләр кебек үк проблемалары җитәрлек, шуларның иң мөһимнәре - урыннар җитмәү һәм күчемсез фондның искерүе.

Мәгълүмати-методик үзәк белгече Светлана Медвежонкова, бистә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар җитмәү турында сөйләгәндә, соңгы ике-өч елда балаларны ике яшьтән генә ала башларга мәҗбүрбез (1 яшьтән район үзәгенең 4нче мәктәп-бакчасы гына кабул итә), яңа балалар бакчасы төзү зарурлыгы көннән-көн кискенләшә, диде. Авыл балалар бакчаларында: Левашево, Лебяжье, Сахаровка, Юеш Көрнәледә дә чиратлар хасил була башлады. Туучылар саны арту сәбәпле кайбер бакчаларда эш мәйданнары проблемага әверелә: проектлаштырганда аларны аз бала санына исәпләгәннәр. Бакчаларның өчтән бе-ре ремонтка мохтаҗ: тәрәзәләр, түбәләр бе-лән проблемалар бар. Шулай булгач, бакчаларны мәктәп бинасына күчерү формасында күмәкләштерүнең дә уңай яклары бар (барлыгы 11 балалар учреждениесе күчерелде).
Тик, ничек кенә булмасын, аз сандагы персонал һәм рәхимле ата-аналар көче белән районның балалар бакчаларында тәртип урнаштырылды һәм алар үзләренең тиктормас контингентларын кабул итәргә әзер. "Куянкай", "Әтәчкәй", "Кояшкай" һәм "Ромашка" мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре ремонтка акчаны бераз район бюджетыннан алдылар, бу суүткәргеч һәм канализация системаларын ремонтларга, ә ике бакчада иң салкын бүлмәләрдә тәрәзәләрне пластикка алмаштырырга мөм-кинлек бирде. Алексеевск башлангыч мәк-тәп-бакчасы һәм Биләр мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә яңа төркемнәр барлыкка килү сәбәпле Мәгариф министрлыгы ике карават һәм бер өстәл-урындыклар комплекты сатып алуга 150 мең сум бүлеп бирде. "Алексеевскдорстрой" ААҖ спонсорлык ярдәме итеп "Кояшкай", "Ромашка", "Куянкай" балалар бакчалары территорияләрен асфальтларга кереште (болар - отмосткалар, сукмаклар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм каты көнкүреш калдыклары контейнерлары өчен мәйданчыклар). Әлегә 10 балалар бакчасында янгын сигнализациясенең автоматлаштырылган системасын урнаштыру белән проблема хәл ител-мәгән, тик әлеге мәсьәлә, район мәгариф бүлеге начальнигы Рөстәм Кәбиров сүзләренчә, тиз арада уңай хәл ителергә тиеш.
Бүгенге көндә бистә-нең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре ике яшьлек балалар белән комплектлаштырылган, алай да әле һәр учреждениедә шул яшьтәге 12-14әр бала киләсе елга кадәр чират көтәчәк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев