Сентябрьдә районның мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә яңа сезон башлана. Барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре дә тиешле кагыйдәләр кысаларында эшлиләр, тик аларның да мәктәпләр кебек үк проблемалары җитәрлек, шуларның иң мөһимнәре - урыннар җитмәү һәм күчемсез фондның искерүе.