Кыңгырау чыңы һәм традицияләр авазы астында.
Бу көнне чаң тавышлары Чиркәү мәйданы белән генә чикләнмичә, әллә кайларга таралды кебек.
Ул бистәнең киң урамнары өстендә яңгырады, артистлар тавышы, балалар көлүе һәм халык җырлары белән үрелеп, меңләгән кешене бергә җыйды. Узган шимбәдә Алексеевск янәдән кыңгырау кагучылар, осталар, музыкантлар һәм Россиянең төрле төбәкләреннән, Беларус республикасыннан килгән кунаклар очрашу урынына әверелде — биредә XXIV «Алексеевск чаң кагулары» кыңгырау фестивале узды.
Иртәнге сәгатьләрдән үк бистә үзенә бер төрле мохит белән тулды. Вос-кресенск чиркәве янындагы мәйдан рәсми ачылышка кадәр үк халык белән тулды: кемдер сәхнәгә якынрак урын алырга ашыкты, кемдер һөнәрчеләр ярминкәсенә юл тотты, ә кайберәүләр чаң тавышларын тыңлап тын гына тукталып калды.
Нәкъ менә чаң тавышы инде чирек гасыр диярлек фестивальнең йөрәге булып кала. Бу еллар эчендә «Алексеевск чаң кагулары» гади мәдәни чара гына түгел, ә районның чын визит карточкасына, халык та, күпсанлы куна-клар да көтеп ала торган бәйрәмгә әверелде.
Быел фестиваль Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларус республикасыннан килгән 50дән артык чаң кагучыны берләштерде. Һәркем үзенең чаң кагу мәктәбен, үз башкару ысулын һәм үз рухын алып килде. Әмма бу көнне алар барысы да бердәм яңгырашка кушылды — тантаналы, якты һәм һәркемгә таныш аваз булып яңгырады.
Гыйбадәттән
башланган
фестиваль
Гадәт буенча бәйрәм Воскресенск чиркәвендә архиерей литургиясе белән башланып китте. Гыйбадәтне Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий җитәкләде.
Фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, владыка правослау традициясендә чаң тавышының аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
— Чаң кагучылар, үз диннәрен данлыйлар, чаң кагып кешеләрне догага чакыралар. Аллаһы боерса, бу фестиваль дә кешеләрне чиркәүгә алып килсен, — дип ассызыклады епископ Пахомий.
Гыйбадәттән соң фестивальне оештыручыларга һәм катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында күп еллар дәвамында Алексеевскига килеп йөрүче тәҗрибәле чаң кагучылар да, фестиваль кыңгырау кагу манарасына беренче тапкыр күтәрелгән яңалар да бар иде.
Быелгы «Чаң кагу-лар»ның темасы — «Иман һәм мәхәббәттә бердәмлек» — сәхнәдән генә яңгырамады, ул кешеләрнең аралашуында, бәйрәм рухында, кунакларның яңадан-яңа бирегә әйләнеп кайтырга теләвендә дә чагылды.
Быелгы «Алексеевск чаң кагулары»на Воскресенск чиркәвенең беренче ташы салынуга 30 ел тулу аерым мәгънә өстәде. Ул — бистәнең рухи үзәге һәм фестивальнең төп символы.
Нәкъ менә мәһабәт чиркәү диварлары янында бүген «Чаң кагулар»ның төп вакыйгалары үтә, ә кыңгырау тавышы күптән инде фестивальнең танылган авазына әйләнде.
Чиркәү тарихы район тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Беренче таш 1996 елның 22 июнендә салынды. Төзелеш башлангычы белән Алексеевск районы хакимияте башлыгы Алексей Иванович Демидов һәм сөт-консерва комбинаты директоры Герман Сергеевич Боровиков чыкты.
Еллар узу белән чиркәү районның рухи үзәгенә генә түгел, меңләгән кешеләрне үзенә җәлеп итә торган урынга да әйләнде. Биредә фестивальнең күп кенә традицияләре туды, монда илнең төрле почмакларыннан чаң ка-гучылар һәм кунаклар кабат-кабат кайта.
Чиркәү тарихында кыңгырау чыңы барлыкка килү аерым бер сәхифә ачты. 2004 елда Алексеевскига Каменск-Уральскидан өч тоннадан артык авырлыктагы төп кыңгырау белән аның комплекты кайтарылды. Бүген нәкъ менә аның көчле яңгырашы «Алексеевск чаң кагулары»н кунаклар яратып килерлек бәйрәм итә дә инде.
Монда традицияләр очраша
Төш вакытына Чиркәү мәйданы зур фестиваль шәһәрчегенә әверелде. Кемдер күчмә кыңгырау манарасына ашыкты — анда чаң кагу сәнгате осталары чыгыш ясады, икенчеләр халык уеннары һәм мастер-класслар мәйданчыкларына юл тотты.
«Осталар шәһәре» аеруча зур популярлык казанды. 80нән артык һөнәрче кулдан ясалган эшләнмәләрен тәкъдим итте: керамика, агачка уеп ясау, чигү, бизәнү әйберләре, халык уенчыклары һәм сувенирлар. Кунаклар осталар эшләрен карап кына калмыйча, үзләре дә һөнәрләрдә көч сынап карады.
Озын өстәлләр артында балалар агач сыннарны буяды, янәшәдә өлкәннәр балчык белән эшләргә өйрәнде, ә бераз читтәрәк осталар традицион кәсеп серләрен күрсәтте. Монда фестиваль инде гади концерт булудан туктады — ул мәдәнияткә һәм тарихка тере кагылуга әверелде.
Милли кухня мәйдан-чыгы аерым игътибар үзәгенә әйләнде. Районда яшәүче төрле халык вәкилләре — руслар, чуашлар, мордвалар — кунакларны милли ризыклар белән сыйлады. Өстәлләрдә бәлешләр, коймаклар, өй ризыклары, милли татлы ашамлыклар һәм эчемлекләр урын алды.
Оештыручылар исәпләвенчә, фестиваль дәвамында кунаклар 800дән артык бәлеш һәм башка сый-нигъмәтләрдән авыз иткән, шулай ук 1500 литрдан артык квас һәм компот эчкән.
Биредә иң мөһиме сан түгел иде. Кешеләр өстәлләр янына ризык өчен генә түгел, аралашырга, рецептлар белән кызыксынырга, милли киемнәрдә фо-тога төшәргә дә тукталды. Нәкъ менә шундый мизгелләр чын халык бәйрәме рухын тудыра да инде.
Мәйдан өстендә
чаң тавышы
Фестивальнең иң күркәм мизгелләренең берсе янәдән чаң кагу марафоны булды.
Чаң кагучылар Воскресенск чиркәве чаң манарасында да, сәхнә янындагы күчмә чаң манарасында да чыгыш ясады. Һәркемнең үз техникасы, үз ритмы һәм үз яңгырашы бар иде. Кайбер чакта чаң тавышы тантаналы һәм салмак яңгырады, ә кайчак ул җитез, бәйрәмчә дәртле булып ишетелде.
Кешеләр чаң манаралары янында озаклап тукталды. Кемдер чыгышларны телефонга төшерде, кемдер күзләрен йомып тыңлады, ә балалар аеруча кызыксынып кыңгырауларны карады һәм чаң кагучыларның хәрәкәтләрен күзәтте.
Күп кенә кунаклар өчен фестивальнең нәкъ менә шул өлеше иң истә калганы булып кала. Чөнки мондагы чаң тавышы — бәйрәмнең фоны яки бизәге генә түгел. Ул — аның җаны.
Берләштерүче бәйрәм
Фестивальнең тантаналы ачылышы Чиркәү мәйданына меңләгән кунак җыйды. Чаң тавышлары һәм тамашачылар алкышлары астында фестиваль кунакларын һәм катнашучыларын Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов, республика хакимияте вәкилләре һәм хөрмәтле кунаклар сәламләде.
Фестиваль традицион рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажы астында үтә һәм еллар дәвамында районның иң зур мәдәни вакыйгаларының бер-сенә әйләнде.
Җыелучыларга мөрә-җәгать итеп, район башлыгы Сергей Демидов «Алексеевск чаң кагулары»ның күптән инде гадәти фестиваль кысаларыннан чыгып китүен билгеләп үтте.
— Безнең фестиваль һәрвакыт правослау мәдәниятен, халык традицияләрен һәм тарихыбызны яратучы кешеләрнең очрашу урыны булып калсын. Ел саен “Алексеевск кыңгырау чыңы” меңләгән кунакны берләштерә, һәм безнең өчен бу җылы, ихлас мохитне саклау аеруча мөһим, — дип ассызыклады Сергей Демидов.
Сәхнә белән кыңгырау манарасы бергә яңгыраганда
Фестивальнең концерт программасы иртәннән алып кичкә кадәр дәвам итте. Чиркәү мәйданы сәхнәсендә Алексеевск районы иҗат коллективлары, Татарстан артистлары һәм фестиваль кунаклары чыгыш ясады. Халык җырлары, рухи музыка, бию номерлары һәм инструменталь композицияләр бер-берсен алыштырып, якты бәйрәм рухы тудырды.
Ләкин «Алексеевск кыңгырау чыңы»ның төп үзенчәлеге булып сәхнә сәнгате белән чаң тавышының гаҗәеп үрелеше кала бирә.
Сәхнәдә җырлар яңгыраганда һәм артистлар чыгыш ясаганда, мәйдан өстенә кабат-кабат чаң тавышлары таралды. Воскресенск чиркәве чаң кагу манарасындагы һәм күчмә чаң манарасындагы чыгышлар концерт номерлары белән чиратлашып барды һәм бердәм бәйрәм мохите тудырды.
Тамашачылар артистларны да, кыңгырау кагу сәнгате осталарын да көчле алкышлар белән каршы алды. Күпләр махсус рәвештә чиркәү янында тукта-лып, илнең төрле почмакларыннан килгән чаң кагучылар чыгышын тыңлады.
Һәркем өчен
кызыклы фестиваль
Көне буе дистәләгән тематик мәйданчык эшләде. Фестиваль кунаклары халык һөнәрләре күргәзмәләрендә, мастер-классларда, интерактив зоналар-да һәм патриотик экспозицияләрдә булды.
Хәрби техника күргәзмәсе һәм ил тарихына, буыннар хәтеренә багышлан-ган мәйданчыклар аеруча зур кызыксыну уятты. Биредә тарихи кием элементларын, сугыш еллары көнкүреш әйберләрен күрергә, фотога төшәргә һәм экспозициядә катнашучылар белән аралашырга мөмкин иде.
Балалар өчен оештыручылар халык уеннары һәм күңел ачулар мәйданчыгы әзерләгән иде. Балалар бәйгеләрдә катнашты, борынгы уеннарда көч сынашты, сувенирлар ясады һәм халык традицияләре белән танышты.
Гаиләләр интерактив мәйданчыклар янында озаклап калды. Кемдер һөнәрләргә өйрәнде, кемдер милли киемнәрдә фотога төште, ә кемдер зур җәйге бәйрәм рухында ял итте.
Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте
Фестиваль Чиркәү мәйданындагы зур кичке концерт белән тәмамланды. Бу вакытка мәйдан янәдән тамашачылар белән тулды — күпләр махсус рәвештә финал программасын карарга калды.
Сәхнәгә фестивальдә катнашкан артистлар һәм коллективлар чыкты, ә кичнең төп кунагы «Партизан FM» фолк-төркеме булды. Танылган җырлар, те-ре тавыш һәм артистлар энергиясе тамашачыларны тиз арада берләштерде — мәйдан җырларга кушылды һәм музыкантларны көчле алкышларга күмде.
Чаң тавышы белән үрелеп яңгыраган музыкаль композицияләр аеруча символик яңгырады. Бу авазлар төрле яшьтәге, төрле һөнәрдәге һәм төрле шәһәрләрдән килгән кешеләрне янәдән Алексеевскида берләштергән зур бәйрәмнең матур йомгагы булды.
Хәтердә калучы
тавыш
Кичке концерт тәмамлангач та, кунаклар мәйданнан озак таралышмады.
XXIV «Алексеевск чаң кагулары» фестивале янәдән раслады: бу бәйрәм күптән инде районның мәдәни тормышының аерылгысыз өлешенә һәм аның төп символларының берсенә әверелде.
Һәм Алексеевск өстендә чаң яңгыраган чакта, фестиваль кешеләрне музыка, традицияләр, хәтер һәм үз мәдәниятенә мәхәббәт аша бер-ләштерүен дәвам итә.
Нет комментариев