Балалар көлүе, кыңгырау чыңы һәм туңдырма тәме
Алексеевскида җәйнең беренче көнен ничек каршы алдылар.
1 июнь көнне «Гаилә» паркы район халкы һәм кунаклары өчен төп җыелу урынына әверелде.
Биредә Балаларны яклау халыкара көненә багышланган бәйрәм чаралары, шулай ук IV «Алексеевск чыңнары – балалар» кыңгырау чыңы фестивале узды.
Бәйрәм программасында 700дән артык кеше катнашты. Балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади мастер-класслар, спорт мәйданчыклары, экскурсияләр, артистлар чыгышлары һәм борынгы кыңгырау чыңы сәнгате белән танышу мөмкинлеге оештырылды.
Балачак бәйрәме
Иртәнге сәгать-ләрдән үк «Гаилә» паркы балалар тавышы, музыка һәм шатлык атмосферасы белән тулды. Районның яшь кешеләре өчен дистәләгән мәйданчык эшләде. Һәр бала үзенә ошаган шөгыль таба алды: «Благополучница» курчагы ясарга, беләзек үрергә, прәннек, агач кашык яки сувенир кыңгырау-магнит бизәргә, туку эшендә үзен сынап карарга, гигант шашка турнирына катнашырга яки китап күргәзмәсендә булырга мөмкин иде.
Әкият геройларына әверелү мөмкинлеге биргән аквагрим мәй-данчыклары аеруча популяр булды. Шулай ук иҗади интерактивлар һәм бию флешмобы да күпләрне җәлеп итте.
Оештыручылар балалар өчен күңелле сюрприз әзерләгән иде. Паркны кергәндә һәр балага махсус катнашучы флаеры тапшырылды. Татлы бүләк алу өчен өч төрле мәйданчыкта булып, мастер-классларда катнашырга һәм билгеләр җыярга кирәк иде. Шуннан соң тутырылган флаерны туңдырмага алыштырып була иде.
Балаларның бәй-рәмнең барлык мәй-данчыкларын зур кызыксыну белән узуларын күзәтү бик күңелле булды. Күпләр бөтен җиргә дә өлгерергә тырышты: башта сувенирлар бизәделәр, аннары беләзек үрү буенча мастер-класска йөгерделәр, соңыннан спорт мәйданчык-ларына юл тоттылар. Көтә-көтә алынган туңдырма активлык һәм кызыксынучанлык өчен лаеклы бүләккә әверелде.
Экстрим мәйданчык яшүсмерләрне җыйды
Бәйрәмнең иң популяр урыннарының берсе экстрим мәйданчык булды.
Балаларны яклау көнендә Алексеевскига заманча экстремаль спорт төрләре буенча профессиональ спортчылар һәм тренерлар килде. Самокат спорты буенча мастер-классны Байлар Сабасыннан Ярослав Орехов үткәрде. Ул – 2023 һәм 2025 елларда узган «Скут» ярышлары җиңүчесе. BMX буенча тәҗрибәсе белән спорт мастеры кандидаты, бөтенроссия ярышлары катнашучысы һәм җиңүчесе Данил Богатырев уртаклашты. Скейтбординг сөючеләрне «УРАМ» экстрим-паркы инструкторы, төбәк һәм бөтенроссия турнирлары җиңүчесе һәм призеры Идел Зәйнетдинов җыйды.
Остазлар җитәкче-легендә балалар экстремаль дисциплиналар нигезләре белән таныштылар, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр һәм скейт мәйданчыгында үз көчләрен сынап карадылар. Күп кенә егетләр һәм кызлар өчен бу очрашу спорт белән шөгыльләнүгә көчле этәргеч булды.
Кыңгыраулар чыңы астында
Көннең төп мәдәни вакыйгасы булып «Иман һәм мәхәббәттә бердәмлек» шигаре астында узган IV «Алексеевск чыңнары – балалар» балалар кыңгырау чыңы фестивале торды.
Быел да Алексеевск Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшь чаңчыларны берләштерү үзәгенә әверелде. Фестивальгә Мәскәү өлкәсеннән, Самарадан, Ульяновскидан, Казаннан, Питрәчтән, Алексеевскидан һәм Россиянең башка шәһәрләре белән районнарыннан катнашучылар килде. Барлыгы 18 яшь чаңчы үз осталыгын күрсәтте.
Фестиваль берничә әһәмиятле датага багышланды: Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт даны елына, Воскресенск чиркәвенә беренче таш салынуга 30 ел тулуга һәм Балаларны яклау халыкара көненә.
Фестивальнең төп мәйданчыгы булып Воскресенск чиркәве чаң манарасы хезмәт итте. Моннан тыш, «Гаилә» паркында күчмә чаң манарасы урнаштырылды, анда да катнашучылар чыгыш ясады.
Һәр яшь чаңчы үз программасын тәкъдим итте. Катнашучы-ларның яшь булуына карамастан, башкару дәрәҗәсе бик югары булды. Бистә өстендә бәйрәм, як-шәмбе һәм авторлык чаңнары яңгырады. Күп кенә тамашачылар өчен бу чын ачышка әверелде. Кешеләр туктап, кыңгырау чың-нарын игътибар белән тыңладылар һәм чыгышларны видеога төшерделәр.
Фестиваль православие чаң сәнгатен матди булмаган мәдәни мирас буларак саклауга юнәлдерелгән. Ул традицияләрне яшь буынга тапшырырга ярдәм итә һәм яшь чаңчыларга үзара тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә.
Оештыручылар сүзләренә караганда, чаң сәнгатенә нәкъ менә балалар һәм яшүсмерләрнең кызыксыну күрсәтүе аеруча мөһим. Бу күп гасырлык традициянең сакланып кына калмыйча, үсүен дә дәвам итүен аңлата.
Әмма катнашучылар өчен программаның иң истә калырлык өлеше булып бистә урамнары буенча күчмә чаң чыңы булды.
«Христос хакына мотор кардәшлеге» җәмгыяте вәкилләре белән бергә яшь чаңчылар Алексеевски-ның истәлекле урыннары буенча сәяхәт кылдылар. Кыңгырау чыңы иске храм хәрабәләре янында, ЗАГС бинасы каршында һәм Әхтыр кое янында яңгырады.
Фестиваль кунаклары өчен бистәнең тарихи урыннары буенча экскурсия дә оештырылды. Балалар Алексеевскиның православие тарихы турында күбрәк белделәр, истәлекле урыннарны күрделәр һәм буыннар бәйләнешен тойдылар.
Күп кенә катнашучылар нәкъ менә программаның бу өлеше иң истә калганын әйттеләр. Фестиваль-дә чыгыш ясау гына түгел, ә бистәнең тере тарихының бер өлешенә әверелү мөмкинлеге балаларда зур тәэсир калдырды.
Кунаклар өчен әзерләнгән программа фестиваль белән генә чикләнмәде. Яшь чаңчылар Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигать музей-тыюлыгында булдылар, борынгы Биләр шәһәре тарихы һәм аның бай мәдәни мирасы белән таныштылар.
Районда булуның икенче көнендә алар өчен В.И. Абрамов исемендәге Туган як музеена экскурсия оештырылды. Шулай ук кунаклар сәнгать туку фабрикасында булып, традицион һөнәрләр һәм җирле җитештерү үзенчәлекләре белән таныштылар.
Мондый бай мәдәни программа катнашучыларга үз осталыкларын күрсәтергә генә түгел, ә Алексе-евск районы тарихын һәм традицияләрен тирәнрәк өйрәнергә дә мөмкинлек бирде.
Җәйнең беренче көне район халкына һәм кунакларына бик күп якты тәэсирләр бүләк итте. Балалар көлүе, спорт уңышлары, иҗади ачышлар һәм кыңгыраулар чыңы төрле яшьтәге кешеләрне бер-ләштерде. Бәйрәм Алексеевск районында традицияләрне кадерләп саклауларын, балалар иҗатын хуплауларын һәм гаилә белән кызыклы, эчтәлекле ял итү өчен шартлар тудыруларын тагын бер кат күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев