Социаль яклау һәм тәэмин итү рубрикасы буенча яңалыклар
-
Үзара ярдәмләшү кирәк
Җомга көнне, 18 гыйнварда, Алексеевск балалар сәнгать мәктәбендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең авыл җирлекләренең профилактика советлары, опека һәм попечительлек секторы, белем бирү, мәдәният учреждениеләре, социаль яклау бүлеге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән бергәләп эшләү мәсьәләсе буенча киңәйтелгән...
-
Яңа елда –яңа өйгә!
3 ветеран һәм Ялкыннан иске йортлардан яңа өйләргә күчкән 8 гаилә яңа 2013 елны нәкъ шундый девиз астында каршылады. Узган елның 29 декабрендә Салих Баттал урамында ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән тагын бер йорт артты. Урманасты Шунталысы авылыннан Рәшидә Мәхмүтова һәм Кр. Бараннан Владимир Баранов хәзер күршеләр...
-
Яңа ел әкиятләре
"Кайгырту" приютында тәрбияләнүчеләр һәм Ромодан, Ялкын, Лебедино мәктәпләре укучылары Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажларыннан Яңа ел котлавы алдылар. Салкын көндә иртән иртүк район үзәге кешеләре Кыш Бабайның оныкасы Кар Кызы белән атка утырып "Кайгырту" приютына бүләкләр илтүен күрделәр. Балаларны Яңа ел белән котлап һәм ишегалдында үсеп утыручы...
-
Ә малайлар күбрәк
Көзге туйлар саны да җәйгенеке дәрәҗәсендә калды: 34 гашыйк пар үзләренең мөнәсәбәтләрен - сентябрьдә, тагын 30 пар октябрь һәм ноябрьдә рәсмиләштерде. ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева әйтүенчә, алексеевскилыларның хисләре ничек дөрләп кабынса, шулай ук сүрелгән дә. Кызганычка каршы, көзге айларда 31 кеше үзләренең мөнәсәбәтләрен өзгән. Бик күңелле булмаган статистиканы дәвам...
-
Иҗатка кагылу
Узган җомгада район балалар Думасы депутатлары һәм Балалар иҗаты үзәге педагоглары "Кайгырту" приюты балалары янында кунакта булдылар. Бу көнне балалар килүчеләрне түзем-сезләнеп көттеләр. Кунаклар приют бусагасын атлап керергә дә өлгермәделәр, алар зур кызыксыну белән, дәррәү кубып, холлга йөгереп чыктылар, анда санаулы минутларда иҗат лабораторияләре җәелеп китте. Үзәк студияләре җитәкчеләренең һәм...
-
Гаилә ишәю – аның бюджетына өстәмә
Узган җомгада Никахлашу сараенда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу юлы мондый шатлыклы вакыйга Әниләр көненә туры китерелде, һәм дәүләттән өстәмә ярдәм алуга хокук бирүче документны тапшыруга ата-аналар үзләренең яңа туган сабыйлары белән килделәр. Павловлар һәм Барановлар гаиләсендә, мәсәлән, Максим белән Кирилл-өченче балалар, ә ирле-хатынлы Парамоновлар, Деминнар һәм Голубевларның кызлары Анастасия,...
-
Җыйнак ишегалды
Алтын көз азагына якынлашты, агачлар яфрагын койды, кошлар җылы якларга очып китте, көннәре дә бик үк ямьле түгел, әмма бистәдә җете төсләре һич тә тоныкланмаган, җәй сакланган бер ишегалды бар... Тормыш кайнап торган Ленин урамыннан Гагаринга килеп кергәндә шәһәр оазисына эләгәсең сыман. Йорт янәшәсендәге җыйнак чәчәк түтәлләре һәм матур итеп...
-
Зур гаиләгә яңа өй
Шушы көннәрдә Урманасты Шунталысы авылында тантаналы һәм озак көтелгән вакыйга булды: күпчелек әгъзасы мөмкин-лекләре чикләнгән кешеләр булган Зариповлар гаиләсенә район җитәкчелеге һәм Урманасты Шунталысы авыл җирлеге ярдәмендә торак бирелде. Дүрт кешедән торган әлеге гаилә әле күптән түгел генә зур булмаган, ярым җимерек, газы да, суы да кермәгән, миче төтенли торган,...
-
Эзләүчегә бүләк
РФ Саклану министрлыгының "Һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүдәге хезмәтләре өчен" медале белән В.И.Абрамов исемендәге туган як музееның фәнни хезмәткәре, "Йолдыз" эзләү клубы җитәкчесе Владислав ОСЯНИН бүләкләнде. Хәрби-патриотик клубта һәм төп эш урынында үткәрелә торган эшнең мөһимлеген тану билгесе булган бүләк Владиславка республика призыв комиссиясе утырышында тапшырылды. Туган якны өйрәнүче...
-
Просторная урамында яңадан өй туе
Өченче көн "Социаль ипотека" программасында катнашучы 13 яшь гаилә яңа фатирлар алды. Әле шушы көннәрдә генә, Өлкәннәр көнендә, Просторная урамындагы 41нче йорттан ике Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм ике тол калган хатынга ачкычлар тапшырылган иде. Ә хәзер мондый бәхеткә шул ук 18 фатирлы өйдән торак алган яшь буын вәкилләре иреште....
-
Иске мәктәпнең яңа сулышы
Сентябрьнең беренче көне һәркем өчен үзенчәлекле. Бөтен ил буйлап меңләгән малайлар һәм кызлар чәчәк бәйләмнәре тотып, сыйныфташлары һәм яраткан укытучылары белән очрашуга сөенеп, күтәренке кәеф белән мәктәпкә бара. Алар арасында мәктәп кыңгыравы чыңлавын беренче тапкыр ишетүче кечкенә укучылар да бар. Быел безнең районда мондыйлар 271 бала иде. Заманча беренче сыйныф...
-
Юбиляр котлаулар кабул итте
Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны һәм тыл хезмәтчәне Ефимова Анна Владимировна 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков исеменнән открыткалар һәм бүләкләр тапшырып, ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина котлады. Атап...
-
Озын гомерле кешебез
Район башлыгы Владимир Козонков сугыш ветераны, педагогия хезмәткәре Макарова Клавдия Антоновнаны 90 яшьлеге белән котлады. 1 июльдә шулай ук юбилей белән котларга һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасын, бүләкләр һәм азык-төлек пакетын тапшырырга ветераннар советы рәисе Шамил Мөлеков һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина килде. Кунаклар чын...
-
Бистә Үзәгендә «Оазис»
Күп айлар дәвамында алексеевскилыларны, узган гасырда көнкүреш хезмәтләре комбинаты буларак төзелгән, төрле елларда үз билгеләнешен, хуҗаларын алмаштырган, я кызыксындырылган шәхси затларга, я тулы бер оешмаларга сыену урыны биргән иске, күпне күргән бинада нәрсә булыр, дигән сорау борчый. Ниһаять, озак вакытлар буена ничәнче тапкыр инде реконструкцияләнә торган объектның сере чишелде. Бу...
-
Төп документларын алдылар
Узган пәнҗешәмбедә районыбызның тагын 31 укучысы Россия Федерациясе гражданины паспортына ия булды. Россия паспорты көненә багышланган төп документны тапшыру тантанасы бистәнең беренче мәктәбендә узды. Балаларны әлеге истәлекле дата уңаеннан социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, ветераннар оешмасы советы рәисе Шамил Мөлеков, 1нче Алексеевск урта мәктәбе директоры Елена...