"Муниципаль белдермә" рубрикасы буенча яңалыклар
-
Урал “крузенштерннары”
Өченче көн сигез кыю һәм тәвәккәл ураллы безнең районга тугыз метрлы җилкәнле "Рюрикъ" судносында килде. Ул Екатеринбургта старт алган һәм Петропавловскида (Карелия) төгәлләнәчәк "Үткәннәргә кайту" ("Возвращение к истокам") экспедициясе өчен махсус төзелгән.
-
Киндер үстергән өчен җавап бирергә туры киләчәк
Алексеевск районы полиция хезмәткәрләре җирле үзидарә органнары белән берлектә "Мәк-2013" операциясе кысаларында, кыргый үлән киндер һәм мәк үскән кишәрлекләрне ачыклау өчен ведомство карамагындагы территорияләрдә һәм район кешеләре ишегалларында тикшерү үткәрәчәкләр.
-
Газ бирү туктатылачак
"ЭПУ Чистополь" Алексеевск газ эксплуатация хезмәте газ бирүне туктату турында хәбәр итә.
-
Хастаханәгә плитәләрдән барып җитеп була
Июль ае буена эшчеләр Куйбышев урамында плитә түшәделәр. Хәзер бу урамнан хастаханәгә барганда үтеп йөрүче автомобильләрдән курыкмаска һәм пычракта аяк киемнәрен буямаска була.
-
Табигать-математика фәнннәрен яратасыңмы? Көтеп калабыз!
20нче августан 29ына кадәр 6,9 сыйныф укучыларын Казан федераль университеты IT-лицеена укырга керү өчен конкурслы сайлап алуның йомгаклау этабы үтәчәк.
-
Уңышлы эшләргә һәм лаеклы яшәргә була, әгәр...
Район Советының соңгы утырышында кече эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең район программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
-
“Бер тәрәзә” принцибы – гамәлдә
Күчемсез милекне үзеңнеке итеп рәсмиләштерү өчен хәзер Росреестр идарәсенә һәм Кадастр палатасына нибары ике тапкыр: документларны тапшырганда һәм аларны алганда гына бару да җитә.
-
Авыр йөк машиналары төнлә генә йөри алачак
Мондый машиналар өчен вакытлыча чикләүләр кертелде.
-
Россия көне белән!
Район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларны Россия көне белән котлады.
-
Сабантуйга – автобуслар
Бушлай рейс автобуслары бистә буйлап иртәнге 7дә йөри башлаячак.
-
Штрафлар – 40 мең сумга якын
Узган айда Роспотребнадзорның җирле бүлеге белгечләре җиде юридик зат һәм шәхси эшмәкәрнең 9 объектын тикшерделәр.
-
Безне Сабантуй бәйрәмендә нәрсә көтә
Кыңгырау чыңы бәйрәме узуга татар халкының традицион бәйрәме Сабантуй якынлаша. Район үзәгендә ул ял көне, 9 июньдә, авыл җирлекләрендә - шимбә, 8 июньдә булачак.
-
Ксюша барысын да таң калдырды
Якшәмбе көнне, 19 майда, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә "Татарстан мини-миссы-2013" конкурсының финалы булды, анда якташыбыз Ксения Курмышева иң яхшылар бишлегенә кереп, "Сокландыргыч мисс" титулын яулады.
-
1 июньнән җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыела
Россия Федерациясе Президенты "Әйләнә тирәдәгеләрне тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тарту зыяныннан гражданнарның сәламәтлеген саклау турында"гы законга кул куйды.
-
Трасса уңайлырак булачак
Менә айдан артык инде алексеевскилылар Оренбург юлына чыкканда кыенлыклар кичерәләр. Бөкеләр, кырыйлары кисеп алынган юллар, өем-өем төзү материаллары, эшләп торучы техника, ябылган хәрәкәт полосалары - боларның барысы да җәяүлеләр һәм автомобиль йөртүчеләрнең күз алдына килеп баса.