"Муниципаль белдермә" рубрикасы буенча яңалыклар
-
Күбрәк төзибез, азрак савабыз
Ел башыннан бирле эшчәнлекнең барлык төрләре белән шөгыльләнүче оешмаларның әйләнеше 3 млрд. 566 млн. сум тәшкил итте, бу узган елның шул ук чорына карата 152 процент.
-
Кышка әзерләнәбез
Салкыннар башлана, тик төзекләндерү буенча җәй көне башланган эшләр әле һаман дәвам итә.
-
КӨЗЛӘРНЕҢ ДӘ БУЛА ЯМЬЛЕСЕ
Болытлы һәм яңгырлы көннәрдә күпләребез депрессиягә бирелә, эштә хезмәттәшләре белән низагка керә, юк-барга да кызып китә, кыскасы, яшәүдән тәм тапмый башлый. Хәтта дәртләре ташып торган һәм шат күңелле кешеләр дә кәефләре кырылудан, эшкә сәләтләре кимү, йокы басу һәм ачу килүдән зарлана. Әмма, бәхеткә каршы, психологлар бераз гына кыймылдасаң да, күңелсез...
-
Җиңү өЧЕН РӘХМӘТ
Узган якшәмбе безнең ветераннарыбыз һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның тол хатыннары өчен аеруча истәлекле булды: Өлкәннәр көне алдыннан тагын тугыз якташыбыз яңа торактан ачкыч алды.
-
Тәрбиячебез иң яхшылар исәбендә
Казан каласында булып узган " Татарстан Республикасы тәрбиячесе" республика бәйгесе төгәлләнде.
-
Бистәдән “кистеләр”
Быел җәй бистә эчендәге Оренбург трактын реконструкцияләү башланды. Бөтен кеше җиңел сулап куярга тиеш тә бит: ниһаять юл киңәйтелә, аннан йөрүе дә куркынычсызрак һәм рәхәтрәк булачак. Тик бер "ләкин" генә бар: көньяк өлеш Алексеевскидан "киселде".
-
Дүрт бала анасын ата-ана хокукыннан мәхрүм итәчәкләр
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында 22 яшьлек хатынга карата шундый карар чыгарылды.
-
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәп
Мәгариф бүлегенең барлык учреждениеләренә дә автомат янгын сигнализацияләре куелды.
-
Бүләккә – планшетлар
Узган җомга республиканың безгә күрше 9 районыннан килгән 27 укучы өчен шатлыклы көнгә әйләнде, чөнки алар " lT- Чемпион" конкурсының икенче этабында җиңделәр. Район үзәгенең икенче мәктәбе актлар залы түземсезлек белән затлы бүләкләр - планшет көткән укымышлы кызлар һәм малайлар белән тулы иде. Моның өчен этап лидерлары ( һәр районнан...
-
“Халык участковые”
Шундый исем астында районыбызда ел саен уздырыла торган Бөтенроссия конкурсы старт алды.
-
Кызлар азрак туды
Җәйнең соңгы аенда Алексеевск ЗАГС бүлеге белгечләре 37 - никахлашу һәм 10 аерылышу турында акт язуын теркәде.
-
Авыл яшьләре бизнес-планлаштыруга өйрәтелә
Авыл яшьләре арасында эшмәкәрлек инициативасын яклау өчен һәм "2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре" максатлы программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе сентябрьдән бизнес-планлаштыру нигезләре буенча бушлай дистанцион укытуны һәм вебинарларны башлап җибәрәчәк.
-
Мәктәпкә барырга әзерләр
Сишәмбе көнне район хастаханәсендә хастаханә хезмәткәрләре балаларына рюкзаклар тапшырылды.
-
кыр шунталысы: мәктәпнең яңадан тууы
Республика программасы нигезендә Кыр Шунталысы урта гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт төгәлләнеп килә.
-
Татарстан Президенты районга килде
Узган атнада Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Алексеевск районында булды.