Актуаль рубрикасы буенча яңалыклар
-
Быел Татарстанның 78 аз санлы торак пункты югары тизлекле интернет белән тәэмин ителәчәк
Татарстанда үткән ел 38 аз санлы торак пункт беренче тапкыр 4G мобиль элемтәсеннән файдалану мөмкинлеге алды.
-
Язучылар берлеге рәисе Тукай премиясенең 1 миллион сумга кадәр артачагын әйтте
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачагы турында хәбәр итте. Бу хакта ул «Ватаным Татарстан» газетасына биргән әңгәмәсе барышында белдерде.
-
Февральдән социаль түләүләр 11,9%ка арта
1 февральдән Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 2023 елда билгеләнә һәм түләнә торган барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары 11,9 %ка индексацияләнде.
-
Фермерлар һәм зуртигәнәлелеләр мобилизацияләнгәннәр өчен УАЗ автомобиле сатып алдылар
Алексеевскилылар махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.
-
Алексеевск районында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аксакаллар советы киңәшмәсе узды
ТР мөселманнары Диния нәзарәте аксакаллары Алексеевскида яңа төзелеп килә торган мәчеттә булдылар һәм елга йомгаклар ясадылар.
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республика булекчэсендә беренче коллегиясе
Коллегия - Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлеге тарафыннан үткәрелә торган беренче рәсми чара (уңайлы булсын өчен закон чыгаручы тарафыннан берләшкән структура - Россия Социаль фонды атамасының кыскартылган варианты - РСФ тәкъдим ителде). Фонд Пенсия фондын үзгәртеп кору, бер үк вакытта аңа социаль иминият фондын кушу юлы белән булдырылды. Берләшү турындагы карар социаль өлкәне камилләштерү максатларында кабул ителде. 2023 елның 1 гыйнварыннан илнең барлык төбәкләрендә дә Россиянең социаль фонды рәсми рәвештә эшли башлады.
-
Татарстанда 2022 елда «Мәдәният» илкүләм проектына миллиард сумнан артык юнәлдерелгән
2022 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга гомумән алганда 1,2 миллиард сумнан артык юнәлдерелгән, шул исәптән: федераль бюджеттан – 700,3 миллион сумга якын һәм 457 миллион сумнан артыгы – республика бюджетыннан. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
-
Электр җылыткычларын куллану өчен куркынычсызлык чаралары
Электр җылыткычларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү салкыннардан да, янгыннан да саклаячак.
-
Татарстанның Социаль фонды йөкле хатын-кызлар һәм балалы гаиләләр өчен бердәм пособие рәсмиләштерүгә якынча 50 000 гариза кабул итте
Бердәм пособие билгеләүне сорап бирелгән 50 мең гариза - йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы ул.
-
Донор көне
Хөрмәтле алексеевскилылар, авыл хезмәтчәннәре, төрле милек рәвешендәге предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре!
-
Февральдә Социаль фонд медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләү күчерә башлый
Татарстан Социаль фонды бүлекчәсе февраль аеннан башлап медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр күчерә башлаячак, моның өчен сәламәтлек саклау оешмалары ай сен әлеге төр ярдәмгә хокуклы белгечләрнең реестрын формалаштырырга тиеш була.
-
Алексеевскилы Сергей Назаренко онкология белән авыручы балаларга 65 яңа ел бүләге тапшырды.
Ел саен районыбызда, шулай ук республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләр яңа ел бәйрәмнәрендә Балалар республика клиник хастаханәсендә дәвалануда булган балалар өчен акча җыю акциясенә кушыла.
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан КОТЛАВЫ
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
-
Республика җитәкчесе вазифасы атамасына кагылышлы закон проектына үзгәрешләр кертеләчәк
Дәүләт Советы комитеты республика Конституциясенә төзәтмәләр пакетын эшләп бетерәчәк. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/daulat-sovety-komitety-konstituciyaga-tozatmalar-paketyn-eslap-betererga-karar-kyldy-5864647
-
Алексеевск районында ике янгын булган
Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге агымдагы елның 1 декабреннән Алексеевск районы территориясендә ике янгын чыгуы турында хәбәр итә.