Актуаль рубрикасы буенча яңалыклар
-
Алексей Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Күп еллар дәвамында ведомстволарның структурасы һәм атамалары алышынды, әмма иң мөһиме үзгәрешсез калды: эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәрвакыт законлылык һәм хокук тәртибе сагында тора, гражданнарның тормышын һәм тынычлыгын саклый, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклый. Нәкъ менә алар закон һәм гаделлекне гәүдәләндерә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан хокук сакчыларына шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.
-
Рөстәм Миңнеханов «Безнең заман» конкурсы финалистларын котлады
Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» X ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты Казанда узды. Ул «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте.Юбилей чарасында 1,4 меңнән артык үзешчән артист – эшче һөнәрләр вәкилләре катнашты. Алар эштә генә түгел, иҗатта да талантлы булуларын күрсәтте, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов концерт ачылышында. Бу турыда «Татар-информ» яза.
-
Татарстанда 553 804 кеше ГТО нормативларын тапшырды
Татарстанда ярты миллион – 553 804 кеше «Хезмәт һәм оборонага әзер» («Готов к труду и обороне») комплексы нормативларын тапшырды. Алардан 82 132 кеше нормативларны алтын значокка тапшырган, 102 696 кеше көмеш билге алган, ә 106 013 кеше – бронзаны.
-
Миңнеханов Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстергән өчен премияләр тапшырды
Гражданлык җәмгыяте институтларының нәтиҗәле эше гражданнарның бердәмлегенә ирешергә мөмкинлек бирә, махсус операция үткәрү шартларында бу аеруча мөһим. Рөстәм Миңнеханов гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Президенты премияләрен тапшыру тантанасында шулай дип белдерде.
-
Икътисад министрлыгы: Мобилизацияләнгәннәргә кредит һәм займнар буенча каникул биреләчәк
Мобилизацияләнгән гражданнар һәм шәхси эшкуарларга махсус хәрби операциядә катнашкан чорда куллану кредитларын түләү өчен каникуллар биреләчәк. ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.
-
Җылыту приборларын кулланганда сак булыгыз
Җылыту сезоны башлану белән Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча муниципальара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге янгыннарны һәм аларның нәтиҗәләрен булдырмау максатыннан түбәндәге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә киңәш итә.
-
Батырлыгыгыз һәм Ватанга мәхәббәтегез өчен рәхмәт!
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың өлешчә мобилизацияләү планының үтәлеше турында хәбәр итте. Узган атнада районнан танк училищесының уку полигонына мобилизацияләнүчеләрнең соңгы төркеме җибәрелде.
-
Алексеевскилылар герой белән хушлаштылар
Алексеевскида Украинада һәлак булган Евгений Борисов белән хушлаштылар.
-
Владимир Дубровин: «Безнең күңелебез күтәренке!»
Алексеевскидан мобилизация-ләнгәннәргә зур игътибар бирелә һәм ярдәм күрсәтелә.
-
Җиңү белән кайтыгыз!
Алексеевскида мобилизацияләнүчеләрне өйрәнү полигонына озаттылар.
-
Безнең геройлар: медик Евгений Зайцев коткарган гомерләр
Бу санда сугышның беренче көненнән Украинада махсус хәрби операциядә кат-нашучы Шәмә егете турында сөйләячәкбез.
-
“Ахмат” сугышчыларыбызга ярдәмгә
Алексеевскилы Лисичанскида булган Татарстан сугышчыларына “Ахмат” бронеавтомобилен илтеп бирде.
-
Чуваш Майнасында ферма төзелеп бетте
Сентябрь башыннан бирле әлеге авылда урнашкан ике сыер абзарында өч йөз баштан артык мөгезле эре терлек асрала, ә шушы көннәрдә бирегә тагын 100 баш тана алып кайттылар.
-
Алексеевскилылар Советлар Союзы Герое Николай Мамоновны искә алдылар
27 сентябрьдә Бөек Ватан сугышы вете-раны тууына 103 ел тулды.
-
Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт!
Өлкәннәр көне алдыннан өлкәннәр үзләренең социаль хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре һәм хөрмәт белән мөрәҗәгать итәләр.